2022-08-29 19:24:14
Хәерле кичләр дусларым
⠀
Цезарь салаты
⠀
Эшләнелеше дөрес димәс идем, өйдә булган продуктлардан эшләдем, әмма бииик тәмле чыккан иде
⠀
Тавык ите( куриное мясо)
Салат яфрагы (листья салата)
Черри помидорлары (помидоры черри)
Сухарики
Йомырка (яйца)
Сыр
Сарымсак (чеснок)
Соевый соус
Тоз (соль)
Тәмләткечләр(специи)
Лимон согы (лимонный сок)
⠀
Иң башта итне мариновать итү өчен соус ясыйбыз: сарымсак, соевый соус, тоз, тәмләткечләр салып яхшылап болгатабыз. Итне кисәкләргә бүлеп шушы соус бн болгатып 1 сәг калдырабыз. Аннан табада ике ягын кыздырабыз.
⠀
Салат өчен соус: майонез, лимон согы, сарымсак салып болгатабыз. Слатны җыяр өчен салат яфракларын ваклап, помидор, итне турап соус бн болгатабыз. Тәлинкәгә салабыз, өстенә сухариклар, йомырка, уып сыр салабыз. Матурлык өчен бераз помидор, ит куябыз.
⠀
Ашларыгыз тәмле булсын
5.0K viewsЛәйсән Туташ, 16:24