Get Mystery Box with random crypto!

Tyk.tatar

Telegram kanalining logotibi tyktatar — Tyk.tatar T
Telegram kanalining logotibi tyktatar — Tyk.tatar
Kanal manzili: @tyktatar
Toifalar: Kattalashtirilmagan
Til: Oʻzbek tili
Obunachilar: 41
Kanalning ta’rifi

Биредә татар халык ашлары һәм кызыклы тәмле рецептлар урнаштырыла! Бар да Үзебезчә | Тәмле | Татарча

Ratings & Reviews

2.33

3 reviews

Reviews can be left only by registered users. All reviews are moderated by admins.

5 stars

0

4 stars

1

3 stars

0

2 stars

1

1 stars

1


Oxirgi xabar 2

2018-03-31 09:29:01 Томалап пешерелгән ит белән бәрәңге

Кирәкле ингредиентлар һәм аларның күләме:
150-160 г ит,
10 г сары май,
35-әр г башлы суган һәм  кишер,
15 г томат пастасы,
150 г бәрәңге,
тоз,
борыч

Эш барышы:
Сыер яисә ат итенең сөяксез йомшак җирен 2 см киңлектәге һәм 5 см озынлыктагы кисәкләргә турыйлар. Тоз, борыч белән ышкып, кызарганчы табада кыздырылар.
Аннары кыздырган итне кәстрүлгә салып, томат пастасы, боҗралап туралган башлы суган, түгәрәкләп туралган кишер өстиләр. Өстенә эре итеп түгәрәкләп туралган бәрәңге тезәләр, тагын тоз, борыч, шулпа өстәп, әзер булганчы томалап пешерәләр.
132 views06:29
Ochish/sharhlash
2018-03-31 09:29:00
111 views06:29
Ochish/sharhlash
2018-03-30 11:19:01 Помидор белән кыяр салаты

Кирәкле ингредиентлар һәм аларның күләме:
50 г помидор,
50 г кыяр,
20 г башлы суган,
20 г үсемлек мае,
3-5 г аш серкәсе,
укроп,
бөтнек,
тоз,
борыч.

Эш барышы:
Әлеге салатны түбәндәгечә әзерлиләр: помидор белән кыярны телемләп, башлы суганны боҗра итеп сыман турыйлар да, өстенә тоз, кара борыч сибеп, аш серкәсе, үсемлек мае һәм укроп яисә кипкән бөтнек кушып, яхшылап болгаталар.
Салатны түбәндәгечә дә бирергә мөмкин: түгәрәкләп туралган помидор белән кыярны рәт-рәт итеп тәлинкәгә куеп чыгалар, алар өстенә боҗралап туралган суганны матурлап тезәләр, тоз, борыч сибәләр, үсемлек мае салып, яшел тәмләткечләр белән бизиләр.

#ФАЙДАЛЫ_КИҢӘШЛӘР
салат өчен туралган башлы суганны кайнар суга салып алсаң, аның әчесе бетә
130 views08:19
Ochish/sharhlash
2018-03-30 11:19:01
95 views08:19
Ochish/sharhlash
2018-03-29 15:26:02 Ит белән бәрәңге

Кирәкле ингредиентлар һәм аларның күләме:
100 г пешкән ит (2-шәр кисәк),
150 г бәрәңге,
35-әр г кишер һәм  башлы суган,
10 г сары май,
30 г шулпа,
тоз,
борыч,
дәфнә яфрагы

Эш барышы:
Ит белән бәрәңге - татар халкының яраткан ашларыннан берсе. Сарык, сыер яисә ат итенең сөякле яки сөяксез җирен әйбәтләп югач, 400 граммлы кисәкләргә бүләләр дә, салкын сулы кәстрүлгә салып, тоз, борыч сибеп пешерәләр. Пешкән итне шулпадан алып суыткач, 50 граммлы кисәкләргә турыйлар.
Бәрәңгене юып әрчиләр дә, урталай ярып, тозлы кайнар суга салып пешерәләр.
Тирән табага башта пешкән бәрәңге, аннары ит тезәләр, дәфнә яфрагы салалар, өстенә яшелчә соусы сибәләр дә, каплап плитәгә яисә духовкага  парландырырга куялар.
Ит белән бәрәңгене башкачарак әзерләп була: итне, 80-100 граммлы кисәкләргә турап, тоз, борыч сибеп ышкыйлар да, онда әвәләп, бөтен ягы кызарганчы майлы табада кыздыралар. Кыздырган итне кәстрүлгә салалар. Ит кыздырган табада бер стакан су яки шулпа кайнатып сөзәләр һәм ит өстенә салалар. Кәстрүлгә тагын ике стакан су өстәп, сүрән генә утта 30-40 минут томалап пешерәләр.
Парланган ит өстенә түгәрәкләп туралган кишер белән вак кына турап суган һәм 10 минуттан соң ярып пешергән бәрәңге, дәфнә яфрагы, 5-6 төелмәгән кара борыч салып, барысын бергә тагын 10-20 минут парландыралар.
Итне табынга кайнар килеш, озынча түгәрәк савытка салып чыгаралар.
109 views12:26
Ochish/sharhlash
2018-03-29 15:26:02
93 views12:26
Ochish/sharhlash
2018-03-28 11:16:01 Чөгендер салаты

Кирәкле ингредиентлар һәм аларның күләме:
100 г чөгендер,
30 г шикәр комы яисә 25 г бал,
50 г йөзем,
40-50 г каймак.

Эш барышы:
Артык зур булмаган чөгендерне пешерәләр дә суытып әрчиләр һәм түгәрәкләп турыйлар. Өстенә шикәр комы сибәләр, катык яисә каймак салалар.
Чөгендер пешкән суны, сөзеп, суытып, аерым савытта бирәләр.
Пешкән чөгендерне әрчеп, вак кына итеп токмачлап турагач, тәлинкәгә салып, өстенә шикәр комы урынына бал һәм йөзем, каймак сибеп бирергә дә мөмкин.
114 views08:16
Ochish/sharhlash
2018-03-28 11:16:01
96 views08:16
Ochish/sharhlash
2018-03-27 15:51:55 Тулма (голубцы)

Кирәкле ингредиентлар һәм аларның күләме:
200 г кәбестә,
100-120 г сөяксез ит,
15 г дөге,
20 г суган,
10-ар г сары май һәм  томат пастасы,
50-шәр г каймак һәм  соус,
тоз,
борыч,
дәфнә яфрагы.

Эш барышы:
Яфраклары бер-берсеннән җиңел аерыла торган, артык тыгыз булмаган башлы кәбестә алалар. Зур яфракларның уртадагы каты җирен тигезләп кисәләр. Яфракларны кайнап торган тозлы суда 5-10 минут кайнатып алалар һәм иләктә саркыталар.
Симез сарык яисә сыер итен, суга кушып, иттарткычтан чыгаралар, аннары тоз, борыч сибеп болгаталар. Иткә бүрттерелгән дөге кушалар (теләгән кеше тары ярмасы куша ала) һәм болгаталар. Фаршка майда кыздырылган суган өстәргә мөмкин.
Суынган кәбестә яфраклары өстенә (калын җирләрен уклау белән тигезлиләр) дөгеле ит салалар һәм озынча итеп төрәләр. Тулманы туглаган чи йомыркага манчып алалар яисә чи йомырканы ике ягына да сөртәләр. Аннары кайнар майлы табада бераз кыздырып алалар, сай кәстрүлгә яки зур табага тезеп, өстенә махсус әзерләнгән соус сибәләр, дәфнә яфрагы салалар һәм 30-40 минут томалап пешерәләр.
Соус болай әзерләнә: майны эретәләр дә, туралган кишер, суган, помидор яисә томат пастасы салып, ут өстенә куялар, бераздан су, тоз, каймак, борыч өстиләр һәм 10-15 минут пешерәләр.
Һәр кешегә 2-шәр тулма салып, соус сибеп бирәләр.
125 views12:51
Ochish/sharhlash
2018-03-27 15:45:15
105 views12:45
Ochish/sharhlash