Get Mystery Box with random crypto!

Томалап пешерелгән ит белән бәрәңге Кирәкле ингредиентлар һә | Tyk.tatar

Томалап пешерелгән ит белән бәрәңге

Кирәкле ингредиентлар һәм аларның күләме:
150-160 г ит,
10 г сары май,
35-әр г башлы суган һәм  кишер,
15 г томат пастасы,
150 г бәрәңге,
тоз,
борыч

Эш барышы:
Сыер яисә ат итенең сөяксез йомшак җирен 2 см киңлектәге һәм 5 см озынлыктагы кисәкләргә турыйлар. Тоз, борыч белән ышкып, кызарганчы табада кыздырылар.
Аннары кыздырган итне кәстрүлгә салып, томат пастасы, боҗралап туралган башлы суган, түгәрәкләп туралган кишер өстиләр. Өстенә эре итеп түгәрәкләп туралган бәрәңге тезәләр, тагын тоз, борыч, шулпа өстәп, әзер булганчы томалап пешерәләр.