Get Mystery Box with random crypto!

Чөгендер салаты Кирәкле ингредиентлар һәм аларның күләме: 1 | Tyk.tatar

Чөгендер салаты

Кирәкле ингредиентлар һәм аларның күләме:
100 г чөгендер,
30 г шикәр комы яисә 25 г бал,
50 г йөзем,
40-50 г каймак.

Эш барышы:
Артык зур булмаган чөгендерне пешерәләр дә суытып әрчиләр һәм түгәрәкләп турыйлар. Өстенә шикәр комы сибәләр, катык яисә каймак салалар.
Чөгендер пешкән суны, сөзеп, суытып, аерым савытта бирәләр.
Пешкән чөгендерне әрчеп, вак кына итеп токмачлап турагач, тәлинкәгә салып, өстенә шикәр комы урынына бал һәм йөзем, каймак сибеп бирергә дә мөмкин.