Get Mystery Box with random crypto!

ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ КАРГЫШЫ / ЗӨЛФӘТ Хушлашабыз... Бетте көнем - тө | 📝Татарча Цитаталар

ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ КАРГЫШЫ / ЗӨЛФӘТ
Хушлашабыз...
Бетте көнем - төнем...
Сау бул инде, яңа, көчле буын! Үткәннәргә китәм.
Ялгызым.
Татарым
дип, күпме таң аттырдым,
Күкләреңә йолдыз кабыздым...
Ут төрттең син моңлы курсеңа Сандугачың яна иңемдә.
Каргышларым төшәр, и газизем,
Кош сайрамас килер көнендә!
Татар яшьләре, мин сизеп торам:
Жаныгызны авыр мүк сарган - Мәңгелектән дәшәр татар теле, Эндәшкән күк ерак пульсардан.
Сау була күр,
милли яшь - җилкенчәк,
Денең дә юк синең, көнең дә
Туган телдән йөзен чөергәннең
Сукыр йолдыз янсын күгендә!
Яудым йолдыз яңгырлары булып
Татар җанына мин киң күктән
Һәр иҗегем, һәр сулышым канлы , җәрәхәтле килеш мин китәм...
Мин биектә килеш, очкан чакта
Атып төшерелгән кош инде...
Исеңдә тот минем каргышымны — Көчле буын! Сау бул! Хуш инде!
Әмма күз сал
баш очыңнан узган
Сиңа таныш түгел болытка —
Йөрәгеңә синең тамармын мин,
Күз яшьләре булып явaрмын мин, Каргышлардан курык, онытма!