Get Mystery Box with random crypto!

Безнең әби-бабаларыбыз Мәүлид бәйрәмен мәчетләргә, өйләргә җые | İrekhazrat_altan

Безнең әби-бабаларыбыз Мәүлид бәйрәмен мәчетләргә, өйләргә җыелып уздырганнар. Мәүлид ашларында салаватлар, Пәйгамбәребез ﷺнең туган көненә багышлап касыйдәләр укыганнар. Без хәзер дә, Аллаһыга шөкер, сөенеп, шатланып мәүлид үткәрәбез. Пәйгамбәрнең дөньяга килүенә шатлык белдерү, Аллаһы Тәгалә сүзләре буенча тиешле бер гамәл. Аллаһы Тәгалә безгә Үзенең рәхмәтләре өчен шатланырга кушкан, ә Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ - рәхмәтләренең иң зурысы. Мәүлид бәйрәме мөбарәк булсын! Аллаһы Тәгалә кылган догаларыбызны, гамәлләребезне кабуллардан кылсын. Шушы күркәм бәйрәмдә рухларыбызны ныгытырга, күңелләребезне иман белән нурландырырга язсын!
Хәерле жомга көне теләп, Камил хәзрәт Сәмигуллин.